Бөтә яңылыҡтар
26 Август 2020, 12:48

Әлфинә

.

Фәридә Ризванова
Әлфинә

Әлфинәнең кинәт кенә күзләре начарлана башлады. Урамда каршысына килгән танышларын танымас булды. Нигә исәнләшмисең? Әллә эре бәрәңге ашадыңмы? - дип үзенә шелтә белдерә башладылар. Җитмәсә өзлексез башы авыртып җафалый. Соңгы вакытта өйдә дә авыр эш эшли алмас булды. Сулы чиләк күтәрсә дә күз аллары караңгыланып китә, күз аллары җемелди, башы авырта башлый. Башта үтәр әле, юкка хафаланмыйм дип, вакытны сузып йөрде. Авыруы кабатланып торгач, Әлфинәнең түзәр әмәле калмады. Ул участок табибыннан юллама алды да, күз табибына күренергә уйлады. Бәлкем аңа күзлек кенә кирәктер. Әлфинә шифаханәләрне, хастәханәләрне өнәп бетерми. Ул авырса да, аяк өсте генә йөреп үткәрде. Дарулары да һәрвакыт үзе белән булды. Әле бу юлы да бармас иде, эштәге иптәшәре үгетләп җибәрде. Көзге эшләр бакчада беткән, кайгырасы юк. Әзрәк үземнең сәламәтлегемне кайгыртсам зыян итмәс дип, күңеленнән уйлады. Шифаханәнең капкасыннан кергәндә көзге салкын җил исә иде. Көн кояшлы булса да, язгы кояш кебек җылытмый шул. Сукмактан атлаганда, агачлардан коелган яфраклар чыштырдый. Нәрсәдер үз ара чыш-пыш килеп сөйләшәләр. Әтерсең лә үзара серләшәләр. Арасында нинди төсләр генә юк. Сокланырлык, көзнең үз матурлыгы бар шул. Тикмәгә генә шигырьләр язылмыйдыр. Көзге матурлык шагыйрьләрне дә битараф калдырмый. Көз турында күпме җырлар язылган. Кайчакта гөмер көзенә кердем диләр. Мин беркайчан да алай дип әйтмәячәкмен. Җырдагыча: "Көзләрдә дә язлар кабатлана" - дип Әлфинә үз алдына көйләп алды. Көзнең үз хозурлыгы шул. Көзне һәркем үзенчә кабул итә. Әлфинә үзенең фәлсәфи уйларына бирелеп, шифаханә ишеге төбенә килеп җиткәнен сизми дә калды. Шифаханәгә кергәч, Әлфинә өстендәге курткасын салып гардеробка тапшырды. Аннары талонында билгеләнгән вакыт буенча, Әлфинә табиб бүлмәсенең ишеген шакып керде.
- Исәнмесез, керергә ярыймы? - диде Әлфинә тартынып кына.
- Әйдә, үтегез - диде күз табибы. Сезне нәрсә борчый? Күзлек алырга рецепт кирәкме?- диде күз табибы, Әлфинәгә күз ташлап.
- Соңгы вакытта кеше танымыйм, авыр әйбер күтәрсәм күз алдым караңгылана, җемелди башлый, авырта, - диде Әлфинә үзенең авыру билгеләрен әйтеп.
- Әле безгә беренче тапкыр килүегезме?
- Әйе, - диде Әлфинә дулкынланып.
- Менә бу урындыкка утырыгыз. Хәзер стенадагы плакаттан хәрефләр укырсыз. Башта уң күзегезне капларсыз, аннары мин әйткәч сул күзегезне капларсыз. Аңлашылдымы?
- Әйе, - диде Әлфинә уң күзен капларга җыенып. Күз табибы әле бер, әле икенче хәрефкә төртте. Әлфинә хәрефләрне танымагач, табиб ахырда иң зур хәрефкә төртте. Әлфинә күзен кысыбрак та карарга тырышты, тик күрергә күпме тырышса да , күрә алмады.
- Күрәсезме, юкмы? Нигә эндәшмичә утырасыз? - диде күз табибы сәгатенә карап. Күрәсең ашыга, берәр җиргә барасы бар ахры - дип Әлфинә күңеленнән уйлады.
- Юк, күрмим, - диде Әлфинә үзенең иң зур хәрефне дә күрә алмаганына уңайсызланып.
- Сез бит әле яшь, сез күптән күрми башлагансыз. Сезгә күрми башлауның беренче билгеләре беленү белән белгечләргә күренергә кирәк иде.
- Вакыт булмады бит, эш күп, - диде Әлфинә акланырга теләп.
- Үлгәч тә өч көн эшләрлек эш кала. Әзрәк үзең турында уйларга кирәк. Авыруны никадәр вакытында дәваласаң, нәтиҗәсе дә уңай була. Әйдәгез әле, күзләрегезне караңгы бүлмәдә тикшерик, - диде күз табибы җитди генә. Күз табибы Әлфинәнең әле бер күзен, әле икенче күзен лупа ярдәмендә яктылык йөртеп тикшерде. Әлфинәнең күзләре яктылыкка карап тәмам талдылар.
- Сезне шатландыра алмыйм, күзләрегездә макулодистрофия башланган. Шуңа сезнең башыгыз да авырта, - диде табиб.
- Анысы нинди авыру? - дип сорады Әлфинә кызыксынып.
- Мин кешеләрне алдарга яратмыйм. Бу авыруны дәвалап бетереп булмый. Бу авыру күзләрдәге нерв күзәнәкләре белән бәйле. Соңга калып килгәнсез. Сезгә авыр эш эшләргә, хәттә уйланырга да ярамый. Бу авыру тора-бара сукыраюга китерә. Шуңа күрә сезгә иптәш Зарипова, елына ике мәртәбә хастәханәгә кереп дәваланып чыгарга туры киләчәк. Әгәр дә дәваланмасагыз авыруыгыз азачак. Әгәр дә дәвалансагыз авыруыгызны туктатып торырга ярдәм итәр, - диде дә табиб өстәл янына барып утырды Һәм Әлфинәнең медицина карточкасына кызу-кызу нәрсәләрдер язып куйды. Әлфинә табибның сүзләре белән килешәсе килмәде. Чөнки табибның сүзләре Әлфинәгә хөкем карары кебек яңгырады.
- Зәбир Даутович, минем хастәханәгә кереп дәваланырга вакытым юк, мөмкин булса дару гына язып бирмәссез микән? - диде Әлфинә табибка ялварулы караш ташлап.
- Сукыраясагыз килмәсә, вакытны табарсыз, - диде күз табибы кырыс кына Һәм Әлфинәнең кулына күзлек алырга рецепт белән хастәханәгә барырга юллама тоттырды.
- Рәхмәт сезгә, - диде Әлфинә.
- Тагын кисәтеп әйтәм. Сезнең диагноз белән фәкать хастәханәдә генә дәваланып була. Сезнең күз кабагындагы кан тамырына укол кадарга кирәк. Аны кадарга, бары күз табибы гына хокуклы. Дару төймәләренең файдасы юк. Булган күз күрүегезне саклыйсыгыз килсә, мин сезгә бүгеннән хастәханәгә барырга киңәш итәм, - дип табиб сүзен тәмамлады. - Табиб яныннан чыккач, Әлфинә кулындагы юллама белән нишләргә белмәде. Ишек төбендә бераз таптанып торды. Шушы яшьтән сукыраясы да килми, сукырайсам мин кемгә кирәк булырмын, - дип уйлады. Әлфинә ирексездән күзләрен йомды һәм караңгылыктан башка бернәрсә күрмәде. Табибның әйткәннәрен аңлау өчен күзне йомып карау да җитә икән бит. Ул сукырайса кояшны да күрмәячәк, каршында караңгы стена булачак, якты дөньядан мәхрүм була түгелме. Әлфинә, нигә әле киреләнәсең? - дип үзенә-үзе сорау бирде. Юк, ул мәкерле авыруга юл куймаячак. Ул самими бала кебек кояш чыкканга да сөенә белә. Аның әле күңеле яктылыкка омтыла, күңелендә йөрткән хыялларын тормышка ашырасы бар. Нык бул, Әлфинә, - дип ул үзенә-үзе әмер бирде һәм хастәханәгә таба юл алды... Хастәханәдә Әлфинәне дүрт кешелек палатага урнаштырдылар. Бүлмәдә өч әби һәм Әлфинә. Өч әбигә дә өч көн элек операция ясаганнар. Хәзер күбесендә олыгайгач катаракта башлана шул. Иң олысына 83 яшь, сугыш вакытында шәфкать туташы булган. Көн дә иртән торгач физик күнегүләр ясый. Шуңадыр гәүдәсе җиңел, яшь күренә, үз яшен бирмисең. Карт әбиләр кебек аягын да сөйрәп атламый, җыйнак, пөхтә. Икенче әбигә 74 яшь. Кайчандыр Үзбәкстан якларында яшәгән. Яшь чагында бәхет эзләп чыгып киткән булган. Үз бәхетен тапкандырмы, юкмы, сер бирмәде. Ире күптән үлгән. Балаларын үзе генә үстергән. Һәр көн саен балаларының әле берсе. әле икенчесе хәлен белеп тора. Үзе жор телле. Кешенең күңелен күтәрә белә. Тормышның ачысын- төчесен күрсә дә, бирешмәгән. Бүгенгесе көндә балаларының кадер- хөрмәтенә лаек. Моннан да зур бәхет юктыр. Әйтәләр бит:"Яшьлек ничек тә үтә, бәхет картлыкта кирәк"- дип. Өченче әби бәләкәй гәүдәле, әзрәк бөкрәя төшкән, чал чәчләре яулык почмагыннан күренеп тора. Калган ике әбигә карап:"Сез бәхетле",- дип уфтанып куя. - Сания әби нигә алай дисез,- дип сорады Әлфинә түземсезләнеп. Ә күңеленнән бу әбинең берәр кайгысы бар микән дип уйлады.
- Улымның юньле-рәтле эшләгәне юк. Әтисе гомер буе салырга яратты. Үзем гомер буе даими эштә, фермада эшләдем. Бәхетсез икән- дип уйлады Әлфинә. Үзең бәхетлеме соң, Әлфинә?- дип үзенә- үзе күңеленнән сорау бирде. Ишектә шәфкать туташы күренде.
- Зарипова мондамы?- дип сорады.
- Әйе, мин булам,- диде Әлфинә. - Сезгә процедура бүлмәсенә барырга кирәк, күз табибы укол кадарга көтеп тора,- диде. Әлфинә тиз генә җыенып чыгып китте. Процедура бүлмәсендә әле чират иде. Барсы да аның кебек укол кадатырга килгәннәр. Менә аңа да чират җитте. Ул ишекне шакып кергәндә, табиб шприцын әзерләп куйган иде.
- Тәк, иптәш Зарипова күзне йөртмибез, бер ноктага гына карап торабыз,- дип табиб Әлфинәгә кисәтү ясады.
- Куркыта бит,- диде Әлфинә әзрәк каушаганын белдереп.
- Иптәш Зарипова кырыйга карагыз, хәзер сезгә укол ясагач операция ясарга керәсем бар. Мин сезне озын-озак көтеп тора алмыйм,- диде табиб җитди генә.
- Мин әзер,- диде Әлфинә.
- Молодец,- диде табиб елмаеп.
- Ой.
- Әз генә чеметтереп алыр инде, түзәргә иптәш Зарипова.
- Рәхмәт сезгә,- диде Әлфинә һәм процедура бүлмәсеннән чыккач бераз коридорда утырып торды. Әлфинә палатага кергәндә әбиләр чәй кайнатып Әлфинәне көтеп утыралар иде. Алар тиз арада дуслашып өлгерделәр. Кемнең туганы нәрсә пешереп алып килгән, бер-берсен кысташып чәй эчеп алдылар. Ә кич белән әбиләр яшь вакытларын сагынып искә алдылар. Һәр буынның үзенең яшьлеге сагындыра шул. Хастәханәгә бер авыру белән керсәң, икенче авыруыңны да табалар. Әлфинә яман шеш авыруларын карый торган табибка да күренергә уйлады. Күптән сул як күкрәгендә зур булмаган каты төер күңеленә шик салып борчып тора. Ул юынганда аны һәрвакыт тоя. Табиб янына кереп үзенең шикләнүләрен юкка чыгарасы килде. Менә ул онкологның бүлмәсе ишеге төбендә. Күңеле белән әллә кермим микән, әллә юкка гына борчылып йөрим микән,- дип уйлап бераз ишек төбендә таптанып торды. Шулай да, Әлфинә ишекне шакыды да бүлмәгә үтте.
- Исәнмесез,- диде Әлфинә читенсенеп. Күзлек кигән олы яшьләрдәге табибның әле Әлфинәгә күтәрелеп карарга вакыты юк иде.
- Исәнмесез,- дип табиб җавап кайтарды , Әлфинәгә күтәрелеп карамыйча. Әлфинә табибка кагәзъләрен бирде.
- Тәк, Зарипова буласыз,- диде табиб Әлфинәнең кәгазъләрен карап. - Әйе,- диде Әлфинә , бераз гаепле кеше сыман башын аска иеп.
- Сезне нәрсә борчый?- диде табиб Әлфинәгә карап.
- Сул як күкрәгемдә шеш бар кебек.
- Ягез әле билгә хәтле чишенегез,- диде табиб. Әлфинә тиз генә өстендәге кофтасын салды да, табиб каршысына оялып кына килеп басты.
Читайте нас: